Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шамил Усманов урамында Вахитов проспектыннан Татарстан урамына кадәр 250 парковка урыны барлыкка киләчәк. Бу хакта «ПАД» МУП директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Анисимов мэр белән иртәнге эшлекле сәфәр барышында сөйләде: «Элек монда парковка булмады. Кешеләр машиналарны юл өстендә калдыралар иде. Мөмкин булган җирдә без юлларны киңәйтәбез". Исегезгә төшерәбез, ремонт кысаларында Хәсән Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәрге участокта 2019 елда 556 парковка урыны булдырылды.

Әлеге участокта юл эшләре 200 млн сумга башкарыла. Төзүчеләр 28 мең квадрат метр яңа юл полотносы салачаклар. Шулай ук ремонтлана торган участокта 157 яктырту баганасы, 10 җәяүлеләр юлы, 10 ясалма тигезсезлек, 60 яңгыр кабул итү җайланмасы урнаштырылачак.

Наил Мәһдиев эшләрне көзге яңгырлар башланганчы тәмамлау бурычын куйды.

Җомга, 26 июнь 2020, 11:17