Дүшәмбе, 28 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 28 июнь көнне иртән һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр, боз явуы көтелә. Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил көчәйгәндә халыкка биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

Бәла-каза килеп чыккан очракта һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итү сорала. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Шимбә, 27 июнь 2020, 13:28