Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда масштаблы ремонт эшләре дәвам итә. Төзелеш мәйданчыкларындагы эш барышын шәһәр мэры Наил Мәһдиев бәяләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, юллар «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты һәм «Юл-урам челтәрен ремонтлау»республика программасы кысаларында ремонтлана.

Быел эшнең күп өлеше яңа юллар төзүгә туры килә. Шулай итеп, яңа юл артериясен булдыру эшләре Раскольников урамы белән Марат Йосыпов урамы киселешендә алып барыла. Юл Раскольников урамыннан Элеватор тавы бистәсенә кадәр сузылачак һәм Чулман проспектыннан транспорт агымын бушатырга мөмкинлек бирәчәк.

Хәзер эшчеләр бетон җәю белән мәшгуль, аннары өч катламга асфальт җәюгә керешәчәкләр. Биредә эшләрне «Трест Камдорстрой»төзүчеләре башкара. Объектның бәясе-345 млн сум.


илгеле бер финанс кыенлыкларына карамастан, быел бер генә юл төзелеше һәм капиталь ремонт объекты да программадан төшеп калмады. Бу да бик мөһим. Соңгы елларда юлларны тәртипкә китерү өчен финанс ресурсларының зур күләме җәлеп ителә. Бәхәссез факт: юллар яхшырды. Әмма эшләр күп әле. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, ил җитәкчелегенә рәхмәт, чөнки бу Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән тәкъдим ителгән федераль программа. Мин "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" программасын күздә тотам.

Җомга, 26 июнь 2020, 13:00