Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Федоровна Морозова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте. Нина Федоровна Ульяновск шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә туа. Әти-әниләре Валодарский исемендәге хәрби заводта эшлиләр. 1937 елда мәктәпкә керә, 7 класс тәмамлый. Эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә урта белем ала. Техникумны сугыштан соң тәмамлый. 9 яшеннән эшкә чыга. Өлкәннәр патрон тартмалары әзерләгәндә, балалар материал алып килә, аннары әзер тартмаларны алып китәләр. Сугыш елларында шулай Ватаныбызга хезмәтләре белән булышалар. Сугыштан соң завод тыныч продукция чыгаруга күчерелә һәм бухгалтер белгечлеге алып, Нина Федоровна белгечлеге буенча эшкә урнаша. 1976 елда Ульяновск заводы юнәлеше буенча "КАМАЗ"га җибәрелә. Тугыз ел дәвамында кою заводында электр җиһазлары лабораториясендә мастер булып эшли. 1987 елда лаеклы ялга чыга, әмма эшчәнлеген иҗтимагый эшләрдә дәвам итә-заводның ветераннар советы рәисе була, ә аннары шәһәр Ветераннар Советында эшчәнлек алып бара. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергән. Хәзер ветеранны алты оныгы һәм оныкчыгы сөендерә. Ветеран бик күп бүләкләргә һәм медальләргә ия.

Җомга, 26 июнь 2020, 14:38