Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы, проект офисы функцияләрен үтәү кысаларында, 15 июльгә кадәр Президент грантлары фонды яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм йөзеннән махсус конкурста катнашу буенча гаризалар кабул итә. Конкурс кысаларында аеруча авыр социаль төркемнәргә: өлкән буынга, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, инфекция йогу куркынычы янаган башка төркемнәргә, балалары COVID-19 белән авырган гаиләләргә, инвалид балалар, күп балалы, тулы булмаган, имин булмаган һәм аз керемле гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләргә ярдәм итүче коммерцияле булмаган оешмалар финанс ярдәме алачак. Шулай ук проектларның максатчан төркемнәре медиклар, социаль хезмәткәрләр һәм иреклеләр булырга мөмкин. Гаризалар өч грант юнәлеше буенча кабул ителә:"социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарны яклау", "гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау", "гаиләгә, аналарга, ата-анага һәм балачакка ярдәм итү". Грант акчалары хезмәткәрләрнең хезмәт хакын түләүгә, шәхси саклану чаралары сатып алуга, медицина тикшерүләрен үткәрүгә, биналарны арендалауга һәм карап тотуга, транспорт чыгымнары, элемтә хезмәтләре күрсәтүгә, шулай ук кирәк булганда мохтаҗларга турыдан-туры матди ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелергә мөмкин. Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган https://президентскиегранты.рф гаризалар электрон рәвештә кабул ителә.

Сишәмбе, 30 июнь 2020, 09:11