Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Хөкүмәте 25 июнь утырышында Россия Казначылыгына резерв фондыннан МСП субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен профилактик һәм дезинфекция чаралары үткәрүгә 20 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирү турындагы боерыкны хуплады. Ярдәм чарасыннан 15 июльдән файдаланырга мөмкин булачак. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, бүлеп бирелгән акчалар 1,5 млннан артык эшчесе булган 500 меңгә якын предприятиегә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

"Субсидия алу мөмкин кадәр җиңел. Эшмәкәргә рәсми сайтта салым түләүченең шәхси кабинеты аша салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип билгеләп үтте премьер. Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетников ачыклык керткәнчә, субсидияләр эшчәнлеге персоналның һәм килүчеләр (клиентлар) арасында тыгыз һәм озак элемтәне күздә тоткан оешмаларга биреләчәк. Чарадан өстәмә белем бирү һәм физкультура-сәламәтләндерү өлкәсендә эшчәнлек алып барган социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (93, 96.04, 86.90.4 ОКВЭД), кунакханә бизнесында (55 ОКВЭД), җәмәгать туклануы өлкәсендә (56 ОКВЭД), көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә (ремонт, юу, химчистка, чәчтараш һәм матурлык салоннары хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә (95, 96.01, 96.02 ОКВЭД), өстәмә белем бирү өлкәсендә (85.41, 88.91 ОКВЭД) файдалана алалар.

Субсидия алу өчен гаризаны электрон формада салым органына яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша, 2020 елның 15 июленнән 15 августына кадәр җибәрергә кирәк. Гаризаны карау барышы турында мәгълүматны Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында табарга мөмкин булачак.

Якшәмбе, 28 июнь 2020, 12:07