Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабында булуга карамастан, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы белән бәйле рәвештә, чикләүләрне бетерүнең барлык этапларында да алар сакланырга тиеш. Эш бирүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Татарстан Хөкүмәте ТР буенча Баш дәүләт санитар табибы белән килешенеп, 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр өчен хезмәткә яраксызлык вакытын озайту турында карар кабул итте. Элегрәк эшкә яраксызлык буенча мондый листовкалар 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр, 20-30 апрельдә, 12-29 майда, 1-11 июньдә рәсмиләштерелде. Яңа карантин чоры 15 июньнән 28 июньгә кадәр үзизоляцияләү режимын үтәүне дәвам итүчеләргә кагыла. Алдагы этаплардан аермалы буларак, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 18 июнендәге 876 номерлы карары нигезендә, хезмәткә яраксызлык чорына 65 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр төбәк башлыгының тиешле карарыннан соң китә. Моннан алдагы кебек үк, хезмәткә яраксызлык кәгазен, дистанцион эш режимына күчерелгән, ел саен түләүле отпускта булган, башка нигез буенча хезмәткә яраксызлык ялында (авыру, травма) булучылардан тыш, 65 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк эшләүчеләр алырга мөмкин. Хезмәткә яраксызлык кәгазен рәсмиләштерү өчен поликлиникага барырга яки өйгә табиб чакыртырга кирәкми. Бары тик эш бирүче белән үз-үзеңне изоляцияләү урынын килештерергә генә кирәк. Гражданнарга нинди дә булса өстәмә мәгълүмат яки документлар тапшырырга кирәкми. Карантин буенча хезмәткә яраксызлык чоры РФ Социаль иминият фонды акчалары хисабына түләнә.

Дүшәмбе, 29 июнь 2020, 08:19