Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа балалар бакчалары 70%ка комплектланган. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә. Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте:"Фараз буенча, яңа балалар бакчаларын гамәлгә кертүне исәпкә алып, без кечкенә чаллылыларның 55-60 процентын ясле төркемнәр белән тәэмин итәчәкбез", - дип билгеләп үтте ул. "Урыннардагы балалар бакчалары мөдирләре. Өч балалар бакчасының хезмәт коллективларын комплектлауга, персонал туплауга игътибар белән карарга кирәк. Август тиз килеп җитә, шуңа күрә барлык эшләрне дә оператив рәвештә башкарырга кирәк. Төзелеш эшләре белән беррәттән коллективны да формалаштырырга кирәк", - дип өстәде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, балалар бакчалары 1 сентябрьдән эшли башларга тиеш.

Дүшәмбе, 29 июнь 2020, 10:17