Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты. «Һәркемне Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирергә чакырам. Конституция – безнең дәүләтнең нигезе, дип ышанам. Әгәр фундамент ныклы булса-йорт озак тора һәм анда яшәргә дә уңайлы булачак. Яңа төзәтмәләр илебезне һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән һәм Россияне социаль дәүләт буларак характерлы. Россиянең һәр халкына туган телне саклау хокукын беркетүче төзәтмәне аерым билгеләп үтәм, бу күпмилләтле Россия халкы өчен бик мөһим», – диде Әлфия Когогина.

Дүшәмбе, 29 июнь 2020, 13:10