Яшьләр көне кысаларында «Заман» яшьләр үзәге битлекләр фестивале оештырды. Ул 10 көн дәвамында барды, анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге чаллылылар катнашты. Фестивальгә барлыгы 28 шәхси саклану чарасы тәкъдим ителде, алар катнашучыларның үз куллары белән ясалган. Иң креатив битлек өчен тавыш бирү "Заман" яшьләр үзәгенең «ВКонтакте»төркемендә узды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә өч лидер ачыкланды: Анна Нәфыйкова, Гүзәл Таһирова, Максим Ковалев. Җиңүчеләр бәйрәм партнерларыннан кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 29 июнь 2020, 15:04