Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясе 2020 елның апрель аенда субсидия алу өчен гариза җибәрү вакыты 1 июльгә кадәр озайтылуын искә төшерә. 2020 елда федераль бюджеттан COVID-19 нәтиҗәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020 елгы 20 июненең 894 номерлы карары белән кертелде.

Субсидиягә гариза җибәрү вакыты 2020 елның мае өчен элеккечә кала-2020 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча. Шәхси эшмәкәр яки оешманың субсидиягә хокуклы булу-булмавын Россия Федераль салым хезмәтенең «зыян күргән тармакларда эшчәнлек алып баручы МСП субъекты тарафыннан субсидия алу хокукын тикшерү»дигән махсус сервисында карый ала . Моның өчен ИНН кертү дә җитә. Эшмәкәр МСП реестрына кертелергә, коронавирус тармакларыннан зыян күрүчеләрнең берсенә карарга, гариза биргән вакытка салым буенча 3 мең сумнан артык бурыч булмаска тиеш.

Субсидия алу өчен гаризаның карауы барышы турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырыла.

Сишәмбе, 30 июнь 2020, 08:05