Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мэриядә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм уздыру буенча Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә видеоконференция режимында комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия карары белән Яр Чаллы шәһәрендә ВПН-2020 үткәрүнең оештыру планы килештерелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, оештыру планы шәһәр мэры Наил Мәһдиев тарафыннан килештерелгән һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органына шәһәр картасы белән раслауга юнәлдерелгән, анда һәр район буенча исәпкә алу һәм хисап участоклары чикләре күрсәтелгән. Шәһәрдә барлыгы 162 исәпкә алу участогы һәм 971 хисап участогы җәлеп ителәчәк. Әзерлек эшләре дәвам итә. Районнарда адреслы хуҗалыкны тәртипкә салу, урам исемнәре һәм йорт номерлары язылган аншлагларны яңарту, исәпкә алу һәм стационар участоклар өчен бүлмәләр сайлау, шулай ук исәпкә алу персоналы кандидатураларын сайлау буенча эш алып барыла.

Сишәмбе, 30 июнь 2020, 11:32