Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. Бүген иртән ул Яр Чаллының 1нче мәктәбендә сайлау участогында булды.

"Мин Казанда эшлим, әмма һәрвакыт Яр Чаллыда, үзем укыган һәм үскән туган мәктәбемдә сайлауларда катнашам. Монда бөтен гаиләбез тавыш бирергә килә", - дип сөйләде Светлана Захарова.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комиссиясе рәисе яңа төзәтмәләр ил халкының социаль һәм икътисадый гарантияләрен көчәйтүгә юнәлдерелгән, дип ассызыклады.

Бүген Яр Чаллыда сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Һәр сайлау участогы термометрлар белән җиһазландырылган, УИК әгъзалары, тавыш бирүдә катнашучылар шщхси саклану чаралары һәм бинаны эшкәртү өчен антисептик чаралар белән тәэмин ителгән.

Чәршәмбе, 1 июль 2020, 09:45