Быел Татарстанда, шул исәптән Чаллыда да Сабантуй онлайн-форматта
узачак. Милли бәйрәмнең трансляциясе ТНВ каналында 4 июльдә реаль вакыт
режимында барачак. 7:00дән 20:30га кадәр эфирда котлаулар, концертлар
һәм бәйрәм кушымталары күрсәтеләчәк.
Яр Чаллы шәһәренең «Болгар» җыр һәм бию театры шунда чыгыш ясау өчен номер әзерләделәр.
Моннан тыш, 3 һәм 4 июльдә шәһәрнең мәдәни учреждениеләре чаллылылар өчен бәйрәм онлайн-программасы оештырдылар. «Бүгенге көннән без социаль
челтәрләрдә, мәдәният идарәсенең рәсми сайтларында, учреждениеләрдә
онлайн-чаралар сериясен башлап җибәрәбез. Аларны #Сабантуй2020 хештегы астында карарга була. Мәсәлән, «КАМАЗ» мәдәният
сарае бәйрәм традициясе турында сөйләячәк, халык флешмобы, бәйрәм
традицияләре һәм уеннары буенча онлайн-викторина оештыра», – дип сөйләде
Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев.
Тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре чаллылыларны татар
өйләренә, сәүдәгәр лавкасына видеоэкскурсиягә чакыралар. Чаллы
картиналар галереясе «Сәнгатьтә Сабантуй» онлайн-сәхифәсен ачып җибәрә.
Сабантуйны бәйрәм итүнең онлайн-программасы белән биредә танышырга
мөмкин.
Әйтергә кирәк, Иван Купала - славян халык бәйрәме шулай ук
онлайн-форматта 5 июльдә узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 3 июль 2020, 10:02