Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк директоры вазыйфасына ачык конкурс сайлап алуы башлану турында игълан итә. Конкурста бөтен Россиядән дәгъва кылучылар катнаша ала. Гаризалар 22 нче июльгә кадәр технопарк сайтында кабул ителә. ИТ-паркның яңа директорына мәйданчыкның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам итеп кенә калмыйча, технопаркны югары технологияләр өлкәсендә тикшеренүләр өчен лабораториягә әверелдерергә, шулай ук аны «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «Акыллы шәһәр» һәм «Цифрлы технологияләр» проектларының Эксперт үзәге итәргә кирәк булачак. ИТ-парк эшчәнлегенең мөһим юнәлеше-Татарстан Республикасы IT-бергәлеген формалаштыру һәм үстерү, бизнеска инновацион консалтинг һәм яшь стартапларга ярдәм итү.

Конкурста командада нәтиҗәле идарә итү һәм дәүләт, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе, мәгълүмати технологияләр, стартапларны үстерү, яңа белем бирү программалары, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр трансферы, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек кысаларында проектларны тормышка ашыруда шәхси тәҗрибәсе булган белгечләр катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен кандидатларга 22 нче июльгә кадәр ИТ-парк сайтында анкета тутырырга яки Казан, Кремль ур., 8 нче йорт, 207 каб. адресы буенча кәгазь формада документлар тапшырырга кирәк.

Кандидатларны конкурс комиссиясе сайлап алачак. Барлык катнашучылар да ИТ-паркны үстерү буенча программа эшләргә һәм тәкъдим итәргә тиеш. Сайлап алуның йомгаклау этабы Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белән шәхси әңгәмә булачак. Конкурс турында тулы нигезнамә белән министрлык сайтының «Тармакның кадрлар сәясәте»бүлегендә танышырга мөмкин.

Соңгы җиде елда Казан ИТ-паркын Антон Грачев җитәкләде, ул 15 июньдә Швейцариянең Schaffhausen Institute of Technology халыкара фәнни-тикшеренү институтына эшкә күчү сәбәпле, вазыйфасыннан китте.

Пәнҗешәмбе, 16 июль 2020, 13:01