Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "COVID-19" иммун статусын бәяләү буенча эш бара. Бу хакта онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде: "2-3 көн дәвамында җиде яшь төркемендә эш дәвам итте. Барлыгы бер яшьтән 70 яшькә (һәм аннан өлкән) кадәрле пациентлардан 309 проба алынган. Тест 2нче, 4 нче балалар поликлиникалары һәм 4 нче, 6 нчы өлкәннәр поликлиникалары тарафыннан тиешле анкеталар тутырылып үткәрелде. Барлык материаллар да Казанга китерелде. Алар тиешенчә эшкәртелә һәм Санкт-Петербургка, Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология институтына җибәреләчәк", - дип билгеләп үтте Илгизәр Бариев.

Яр Чаллы коронавируска антитәнчекләрне ачыклау буенча пилот проектында катнаша. Пилот проектына 22 төбәк керде, шул исәптән Татарстан да. Республика тикшеренүендә 16 муниципалитеттан 2870 кеше катнашачак. Яр Чаллы буенча җиде яшь төркеменә бүленәчәк: 17 яшькә кадәр; 18 яшьтән 30 яшькә кадәр; 30дан 40 яшькә кадәр; 40тан 49 яшькә кадәр; 50дән 59 яшькә кадәр; 60тан 69 яшькә кадәр; 70тән артык.

Дүшәмбе, 6 июль 2020, 09:09