Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясе 30 июльгә кадәр гражданнар 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш, дип искәртә. Декларациядә исәпләнгән НДФЛ өчен 2020 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.

3-НДФЛ декларациячен үзеңнең теркәлү урыны буенча салым органына тапшырырга кирәк. 2019 елда алынган керемнәрне шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, шәхси практика белән шөгыльләнүче адвокатлар, адвокат кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар декларацияләргә тиеш.

Декларацияне тапшыруның иң чик вакыты 30 июльдә һәм салым тотып калынган акчаны алуга кагылмый. Аларны алу өчен декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы ярдәмендә 3-НДФЛ декларациясен онлайн тутыру уңайлырак www.nalog.ru - мәгълүматларның күп өлеше инде тутырылган диярлек. Шулай ук декларацияне iOS һәм Android өчен дә мөмкин булган "Физик затлар өчен салымнар" мобиль кушымтасы аша да тапшырырга мөмкин.

«Физик затлар өчен шәхси кабинет»ка керүне дәүләт хезмәтләре бердәм порталының расланган хисап язмасы яисә элек салым органында логин һәм пароль белән алынган теркәү картасы ярдәмендә башкарырга мөмкин.

Җомга, 10 июль 2020, 13:34