Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 июль көнне һәм 9 июльдә көннең икенче яртысында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы 35-37 градус эсселек көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

1. Йортта салкынча һава температурасын көйләргә. Көндез тәрәзәләрне ябарга, пәрдәләрне капларга. Бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыга торган булса. Аларны төнлә ачырга киңәш ителә, чөнки төнлә урамда һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк. Әгәр торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, ул очракта тәрәзәләр һәм ишекләрне ябарга кирәк. Вентиляторлар күпмедер дәрәҗәдә эсседән җиңеллек китерергә мөмкин. Бик күп су эчү дә кызу вакытта файдага гына.

2. Эссе урында булмаска тырышырга кирәк. Йортның иң салкын урынына күчәргә киңәш ителә, бигрәк тә төнлә. Әгәр бу мөмкин түгел икән, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Парковкада торган автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.

3. Тәннең кызуына юл куймагыз, күбрәк сыеклык эчегез. Салкынча душта коенып чыгу да сәламәтлеккә уңай йогынты ясаячак. Салкын компресслар кулланырга мөмкин. Урамга чыкканда башка кияргә онытмаска кирәк, шулай ук кояштан саклаучы күзлек тә комачауламас. Суны күп эчегез, әмма баллы һәм алкогольле эчемлекләрдән сакланыгыз.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр танышларыгызның берсенә аномаль эсселек нәтиҗәсендә сәламәтлегенә куркыныч янаса, аны ярдәмегездән ташламагыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыручы кешеләргә тәүлегенә кимендә бер тапкыр килеп хәлен белергә кирәк. Әгәр ул ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляцияләнүенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр сезнең сәламәтлегегез белән проблемаларыгыз бар икән: даруларны температура 25 градустан артмаган урында яки суыткычта  саклагыз, хроник чирдән җәфа чиксәгез яки бер үк вакытта берничә даруны кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

5. Әгәр дә сез яки янәшәгездә берәрсе үзен начар хис итсә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез.

Чәршәмбе, 8 июль 2020, 13:28