Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эссе һавада Яр Чаллыда юлларга су сибү эше көчәйтелә. Көн саен шәһәр проспектларында 10-12 су сибү машинасы эшли. Моннан тыш, 12 берәмлек себерү-чистарту техникасы җәлеп ителгән, шуларның алтысы вакуумлы тузан суырткыч. Юл йөрү өлешенә даими рәвештә су сибү асфальтны суытырга һәм шул рәвешле колея барлыкка килүгә каршы торырга мөмкинлек бирә.

«Безнең бурыч – юл полотносының пычрануын бетерү. Моның өчен без чистарту машиналарын кулланабыз. Башта тузан һәм пычрактан арындырабыз. Аннары өстәмә рәвештә су сиптерү машиналары кулланабыз, алар су сиптерәләр. Асфальт битумнан тора. Турыдан-туры кояш нурлары эләккәндә ул йомшару үзлегенә ия, болар барысы да юл полотносы деформацияләнүгә китерә», - дип аңлатты «ПАД» МУП директорының Транспорт һәм эксплуатацияләү буенча урынбасары Илшат Гыйлмиев.

Тукталыш павильоннарын чиста итеп тоту өчен, аларны реклама игъланнарыннан арындыралар.

Сишәмбе, 14 июль 2020, 11:41