Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Быел Яр Чаллының җиде шәһәр яны лагерьлары эшчәнлеккә рөхсәт алды. Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, быел мәктәп яны һәм палаткалы лагерьлар оештырылмаячак. 

Быел җиде лагерьда ике меңнән артык бала ял итә. Иң күп ял итүчеләр - «Саулык», «Росинка», «Бумажник» һәм «Солнышко» сәламәтләндерү комплексларында. Ял учреждениеләренә йөрүче балалар да медицина тикшерүе уза. Шәһәр читендәге барлык учреждениеләрдә медицина хезмәткәрләренең эше көчәйтелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, лагерьларда Роспотребнадзор таләпләре нигезендә ата-аналар көннәре гамәлдән чыгарылган. «Без хәзер элеккеге форматтагы классик тикшерүләр уздырмыйбыз. Хәзер шәһәр читендәге учреждениенең бөтен эшчәнлеге чагылдырылган чек-листларны тутыру буенча тикшерү үткәрелә. Лагерьларны тикшерүче Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре тиешле тикшеренүләр уза», - дип хәбәр итте спикер.

Пәнҗешәмбе, 9 июль 2020, 11:30