Су объектының санитар кагыйдәләргә һәм халыкның сәламәтлеге өчен
куркынычсызлык шартларына туры килүе турында санитар-эпидемиологик
нәтиҗә буенча шәһәр пляжларын куллануга рөхсәт бирелмәде.
Бу хакта Роспотребнадзор Идарәсенең
территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев белдерде: «Безнең хезмәт
коену зоналарында су тикшерүләрен дәвам итә. Кызганычка каршы, суның
сыйфаты су коену сезоны башлану турында законлы рәвештә игълан итәргә
мөмкинлек биргән таләпләргә җавап бирми», – диде ул.
Илгизәр Бариев су янында ял итүче чаллылыларны бер-берсеннән 1,5-2
метрлык социаль дистанцияне үтәргә чакырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 июль 2020, 11:50