Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясе 6 июльдән салым инспекциясенә алдан язылмыйча гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә. Операция залларының эш графигына үзгәрешләр кертелде - хәзер гражданнарны кабул итү түбәндәге график буенча башкарыла: дүшәмбе, чәршәмбе: 9:00-18:00; сишәмбе, пәнҗешәмбе: 9:00-20:00; җомга: 9:00-16:45; шимбә, якшәмбе-ял көннәре.

Игътибар, атна саен 18:00дән 20:00 сәгатькә кадәр инспекция сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге хезмәтләр күрсәтә: салым декларацияләрен (исәп-хисапларны) кабул итү; бюджет белән исәп-хисапларның торышы һәм салым түләү бурычларын үтәү турында гаризалар кабул итү һәм белешмәләр бирү. Күрсәтелгән хезмәтләр төшке ашка тәнәфессез башкарыла.

Бәйрәм алды көннәрендә эш вакыты 1 сәгатькә кыскара. Салым органнарының эш графигын Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Россия Федераль салым хезмәте турында мәгълүмат» - «Инспекцияләрнең контактлары» бүлегендә яки Россия Федераль салым хезмәте 8-800-222-22-22 Бердәм Контакт-үзәгенең түләүсез номеры буенча белергә мөмкин. Салым органына баруны алдан ук "Инспекциягә кабул итүгә онлайн-язылу" сервисы ярдәмендә планлаштырырга мөмкин.

Салым инспекциясенә кергәндә, Татарстан Республикасында кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә, индивидуаль саклану чараларын (битлек, перчаткалар) куллану мәҗбүри. Шулай ук салым инспекциясе чаллылыларга салым органнары белән элемтәнең контактсыз алымнарын тәкъдим итә: «Салым түләүчеләрнең шәхси кабинетлары»; · Россия Федераль салым хезмәте сайтында интерактив сервислар; Россия Федераль салым хезмәте Бердәм Контакт-үзәгенең түләүсез номеры; инспекциянең 1 катында урнашкан кәгазь корреспонденцияне кабул итү өчен бокслар.

Пәнҗешәмбе, 9 июль 2020, 15:23