Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанга ике көнлек визиты барышында Яр Чаллы шәһәренә килеп китте. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев белән берлектә ул шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә һәм төзелеп килүче онкология диспансеры бинасында булды.

РФ Сәламәтлек саклау министры реанимация, кардиореанимация, лабораторияләрдә, шулай ук хастаханәнең музеенда булды. Михаил Мурашко Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең сыйфат менеджменты системасын, шулай ук учреждениене медицина техникасы белән тәэмин итүне югары бәяләде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм куркынычсызлыгын алга этәрү һәм яхшырту белән шөгыльләнә торган халыкара оешманың JCI – сертификациясен уза.

"Бүген без Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә басып торабыз, ул медицина ярдәме иминлеге сыйфаты буенча сертификатларга ия. Бу соңгы 3-4 ел эчендә гамәлгә кертелә торган медицина оешмалары өчен тема. Эчке контрольне гамәлгә ашыручы медицина оешмалары биредә булган эчке технологияләрне кертергә тиеш –  өзлегүләрне профилактикалау, инцидент-менеджмент, пациентны дәвалауны планлаштыру. Менеджмент системасын тәшкил итүче чаралар комплексы бар. Болар барысы да дәвалау вакытына, нәтиҗәсенә һәм тизлегенә йогынты ясый. Ахыр чиктә табиб та, пациент та ота", - дип билгеләп үтте Михаил Мурашко.

Министр шулай ук онкология диспансерының төзелә торган бинасын карады. Аны киләсе елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Учреждение Кама аръягы регионыннан 100 меңгә кадәр пациентка хезмәт күрсәтәчәк.

Визитка йомгак ясап, Михаил Мурашко Татарстанның Россиядәге башка төбәкләр арасында Сәламәтлек саклау өлкәсендә лидерлык позициясен биләвен билгеләп үтте. "Бүген лидерлар арасында көндәшлек бар. Бу да бик яхшы. ТОП-10га кергән һәр төбәк тырыша. Бу көндәшлек технологияләргә дә, күрсәткечләргә дә, пациентларга карата мөнәсәбәтләргә дә, инфраструктурага да кагыла. Тизрәк хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Күрәсез, язгы-җәйге чорда Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау системасы үзен тотрыклы күрсәтте, без күп санда пациентларның барлыкка килүе белән очраштык һәм аларга ярдәм итә алдык", – диде ул.

Җомга, 10 июль 2020, 16:28