Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларны төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде. Яр Чаллыда программаны тормышка ашыру Сидоровка бистәсендәге ишегалларыннан башланды. Биш йорт территориясен үз эченә алган С1 йорты янындагы объектта Таһир Сөнгатуллин җитәкчелегендәге «РБР-16» компаниясе эш алып бара.
"Подъезд төркемнәре элек машиналар йөрү юлы белән бер дәрәҗәдә иде, аларга еш кына су төшеп торды. Хәзер тротуарларны күтәрдек", - дип хәбәр итте Таһир Сөнгатуллин.
Ишегалларын яңа эскәмияләр бизәячәк. Шәһәр мэрына Чаллы җитештерүчеләреннән берничә вариант тәкъдим иттеләр.
Комсомол районы башлыгы Александр Кислов ремонттан соң юлларда ясалма тигезсезлекләр урнаштырылачагын билгеләп үтте.
Быел Комсомол районында - 35, Үзәк мәйданда – 36, Автозавод районында
60 ишегалды төзекләндереләчәк. 2020 елда Яр Чаллыда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең
ишегалды» масштаблы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында
барлыгы 131 ишегалды төзекләндереләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 12 июль 2020, 14:59