Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елның 11-15 августында «Идел» яшьләр үзәге базасында «Алтын каләм – Золотое перо» XXV республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале узачак. Фестивальдә 10-20 яшьлек журналистлар катнаша ала. Гаризаны 20 июльгә кадәр тапшырырга кирәк. Яшь журналистларны ачыклау, ярдәм итү һәм бүләкләү, мәгълүмати кырны үстерү процессына иң талантлы яшьләрне җәлеп итү, ике дәүләт телендә (рус һәм татар) эшләүче яшь журналистларны туплау – менә инде 25 ел рәттән «Алтын каләм» фестиваленең төп бурычлары булып тора.

Беренче фестиваль 1996 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге инициативасы белән узды һәм бүгенге көндә дә үз эшен уңышлы дәвам итә. «Алтын каләм» мәктәбе укучылары – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең массакүләм мәгълүмат чараларының уңышлы хезмәткәрләре.

Фестивальнең төп җиңүчеләре Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән бүлеп бирелгән грант акчалары хисабына, Казан федераль университетында «Журналистика» белгечлеге буенча рус һәм татар телләрендә белем алачак. Моннан тыш, катнашучыларның һәркайсы үз муниципаль берәмлекләренең хакимият органнары басмаларында һәм матбугат хезмәтләрендә стажировка узу мөмкинлегенә ия.

Сайлап алу турын уңышлы узачак иң яхшы яшь журналистлар фестиваль финалында катнашачак – 2020 елның 11-15 августында (эпидемия ситуациясенә бәйле рәвештә, фестиваль финалын үткәрү форматын үзгәртү мөмкин). Быелгы яңалыкларның берсе булып юнәлешләрнең үзгәреше тора – «SMM» һәм «Видеоблогинг» фестиваленең ике яңа юнәлеше өстәлде. Төрле социаль челтәрләрдә (Vk, Instagram, TikTok, YouTube) аккаунтларны алга этәрү белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук социаль челтәрләрдә видеоконтент җитештерү һәм алга җибәрү белән мавыгучылар өчен юнәлешләр.

Татарстан Республикасы мәгълүмат кырының актуаль көн тәртибеннән чыгып, фестивальнең алты төп темасы сайланды: 1. "ТАССР оешуның 100 еллыгы"; 2.  "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы";  3. "Фестивальгә 25: бары алга!"; 4. "XXI гасыр журналисты"; 5. "Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте".

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны рәсми төркемдә https://vk.com/zolotoepero2020 алырга мөмкин.

Җомга, 24 июль 2020, 17:07