Компьютерда күптөрле ярышлар буенча Х Бөтенроссия чемпионаты Россиядә узды.
Бөтен ил буенча финалга путевка өчен көрәшкә илнең 1162 муниципаль
берәмлегеннән 7400дән артык катнашучы кушылган. Чара онлайн-форматта
узды, аны Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы
ярдәмендә «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы
оештырды. Ярышлар «Ышанычлы кулланучы» һәм «Башлап килүче кулланучы» категорияләре
буенча үткәрелде. Катнашучыларның яше: ир-атлар – 60 яшь һәм өлкәнрәк,
хатын-кызлар – 55 яшь һәм өлкәнрәк. Шәһәрдәшебез Ирина Чернобровкина - «Россия пенсионерлары берлеге» җирле
бүлекчәсе курсларын тәмамлаган, Россия чемпионатында «Башлап килүче кулланучы»
категориясе пенсионерлары арасында «Абсолют беренчелек» номинациясендә
икенче урынны яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 июль 2020, 08:30