Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 762 лабораториядә расланган очрагы теркәлгән, аларның сигезе узган ял көннәрендә - 11 һәм 12 июльдә ачыкланган. Бу хакта бүген онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. 435 чаллылы коронавирус инфекциясеннән терелгән. Медицина күзәтүе астында 243 кеше тора, шуларның 144е – элемтә нәтиҗәсендә йоккан. Күзәтү срогы тәмамлануга һәм авыруның билгеләре булмауга бәйле рәвештә, 6 099 кеше медицина күзәтүеннән алынды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 июль 2020, 08:53