Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елда Чаллыда 15 млрд 600 млн сумлык төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт эшләре башкарыла. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде. Шулай итеп, татар драма театрын урнаштыру өчен элеккеге «Строитель» мәдәният сарае бинасын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Аның гомуми бәясе 1 млрд 149 млн сум тәшкил итә. "Бинаны реконструкцияләү буенча төп эшләр тәмамланган диярлек. Эчке инженерлык системаларын монтажлау, бизәү һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара. Төзү-монтаж эшләрен август ахырына тәмамлау планлаштырыла", - дип хәбәр итте Илмир Исхаков, 20 августка «Энергетик» мәдәният сараен ремонтлауны да төгәлләргә планлаштыралар. Хәзерге вакытта объектта бизәү эшләре тәмамланып килә. 143 млн сумга балалар театр сәнгате мәктәпләре һәм Салих Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбе ремонтлана. Әзерлек 45 % тәшкил итә.

Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен: «Гренада» паркын һәм ГЭС бистәсендә мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү дәвам итә. Яшь Ленинчылар бульварында эшләр башланган, анда яңа тротуарлар урнаштырылачак, велосипед юллары, эскәмияләр, яктырту барлыкка киләчәк.
Сидоровка бистәсе территориясендә 4,8 млн сумлык модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылган. Шулай ук сугыш ветераннары госпиталенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу максатларга республикадан 25 млн сум бүлеп бирелгән.

"6 ел элек без барлык программалар буенча 2,5-3 млрд сум чамасы алып, тыйнак саннан башладык. Бүген ул 15 млрд сумнан артык. Бу – социаль-мәдәни өлкәгә инвестицияләр, капиталь ремонт, яңа төзелеш, юлларны төзекләндерү. Бездә шәһәр бюджеты 10 млрд сумнан аз гына артык тәшкил итә. Ягъни, шәһәр объектларына өстәмә рәвештә шәһәрнең тагын 1,5 бюджеты бүлеп бирелә. Шәһәр бүген - бер зур төзелеш. 35 күп фатирлы торак йортны төзергә кирәк, шуларның 10сын файдалануга тапшырганнар инде. Социаль ипотека буенча йортлар, яңа балалар бакчаларын тапшырырга кирәк. Быел дүрт мәктәп һәм биш балалар бакчасы капиталь ремонтлана, юллар төзекләндерелә. Спорт объектларын да капиталь ремонтлыйбыз һәм яңаларын төзибез. Йөзү бассейнын ачтылар, ябык футбол манежы һәм ябык боз аренасы да булачак"
, - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 13 июль 2020, 11:30