Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда сәүдә объектларына мониторинг дәвам итә. Барлыгы 2 272 кулланучылар базары объекты тикшерелде. Көн саен 20гә якын объект күзәтелә. Мониторинг күрсәткәнчә, сигез объектта хезмәткәрләрнең битлекләрсез, дүртесендә перчаткасыз эшләүләре ачыкланган: «Закон бозу ачыкланган һәр җитәкче белән аңлату эшләре алып барыла, бу кисәтүләр оператив рәвештә бетерелә. Һичшиксез, кабат мониторинг уздырабыз", - дип аңлатты Гүзәл Гыйләҗева. Аның сүзләренә караганда, ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат, чаралар күрү өчен Роспотребнадзорга һәм ЭЭМга тапшырыла. «Бу кешеләр хәлне аңламыйлармы? Битлек һәм перчаткадан башка, синең кул аша уннарча, йөзләрчә һәм меңнәрчә кеше узган килеш, сәүдә предприятиесендә ничек эшләргә була. Кешеләр чир йоктырудан курыкмый микән, үз гаиләләренең саулыгын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя алар. Икенче момент, әгәр бу кеше чир йөртүче булса, әле яшерен симптомнар да бар икән, ул кассада яки сәүдә залында эшли икән, бер ун кешегә йоктыра ала», – диде Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 13 июль 2020, 11:31