Яр Чаллыда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына алты ай эчендә 3
914 хәбәр килгән. Хәл ителгән гаризаларның өлеше 77% тәшкил итә.
Татарстан Республикасында «Халык контроле» системасында беренче
яртыеллыкка йомгак ясадылар.
Шулай итеп, хисап чорында системада 39 мең гариза һәм 27 мең комментарий урнаштырылган. Бу хакта бүген брифингта ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш,
мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гисмәтов
сөйләде.
"Кергән мөрәҗәгатьләрнең 68%ы инде хәл ителгән – сан буенча бу 26 722. Сигез
меңнән артык мөрәҗәгать буенча эшләр планлаштырылган. 1 700
мөрәҗәгать нигезле рәвештә кире кагылган. Бүген 2,5 меңнән
артык мөрәҗәгать эшкә алынган", - дип өстәде Татарстан Республикасында Кеше
хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 14 июль 2020, 15:27