Чаллыда Haier кер юу машиналары заводы җитештерү күләмен 2 тапкыр
арттырачак. Биредә елына 1 миллион кер юу машинасы җитештереләчәк.
Хәзер ул 500 мең. Өстәмә 200гә якын яңа эш урыны булдырылачак. Компания
"Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып
тора.
⠀Ул вакытта проектка инвестицияләр күләме 2,4 млрд сум тәшкил иткән. Җитештерү урнашкан индустриаль паркка инженер инфраструктурасы төзү өчен Моношәһәрләрне үстерү фонды 218 млн сумнан артык акча бүлеп биргән.
Киләчәктә индустриаль парк территориясендә телевизорлар җитештерү буенча завод, «акыллы» суыткыч җиһазлары заводы, шулай ук көнкүреш техникасы өчен комплектлаучылар җитештерү буенча Haier предприятиесе төзеләчәк. Җитештерүдә шулай ук Моношәһәрләрне үстерү фонды инфраструктурасыннан да файдаланачаклар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 14 июль 2020, 15:50