Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Социаль иминият фондының ТР буенча Яр Чаллы филиалы шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләренә 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган һәр хезмәткәр буенча электрон реестр формалаштыру һәм фондка җибәрү кирәклеге турында хәбәр итә. Эш бирүчеләргә, хезмәткә яраксызлык битләрен алга таба рәсмиләштерү өчен, «03» коды белән вәкаләтле медицина оешмасы тарафыннан 2020 елның 13 июленнән 26 июленә кадәр бер үк вакытта 14 календарь көнгә (хезмәткәрнең исем-фамилиясе, атасының исеме, стажы, хезмәт хакы күрсәтелгән бердәм универсаль ЭЛН 999040000000 номеры белән иминләштерелгән) 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге һәр хезмәткәр буенча электрон реестрны формалаштырырга һәм фондка җибәрергә кирәк.
Реестр РФ Хөкүмәтенең «65 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр карантин булган очракта хезмәткә яраксызлык битләрен рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 18 июнендәге 876 номерлы карары үз көченә керүгә бәйле рәвештә формалаштырыла.
Реестрны формалаштырганда килеп туган барлык сораулар буенча филиалның электрон адресына мөрәҗәгать итәргә f9@ro16.fss.ru яки кайнар линия телефоннары буенча шалтыратырга: 8(8552) 71-28-26, 70-70-04,71-50-47 киңәш ителә.

Чәршәмбе, 15 июль 2020, 10:25