Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда 15 июльдән ваклап сату һәм җәмәгать туклануы объектлары эше яңадан башлана. Бу хакта карарга ТР Премер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Бүгенге көннән рестораннар һәм кафелар эшли башлый. Шул ук вакытта җәмәгать туклану нокталарында эпидемиягә каршы кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Мәсәлән, өстәлләр 1,5 метр дистанциягә урнаштырылырга, бер өстәл артында дүрт кешедән дә артмаска тиеш.  Шулай ук биналарның тулылануы  50%тан артмаска тиеш. Кешеләр саны 50 кешедән артмаса, җәйге террасларда банкет хезмәте күрсәтү рөхсәт ителә.
Шулай ук 40 кв метрдан да ким булмаган биналарда 10 кешегә кадәр булган никахларны теркәү рөхсәт ителә. Теркәлү урынының мәйданы 40 кв метрдан артып китсә, тантанада бер кешегә 4 кв метр исәбеннән күбрәк кеше булу рөхсәт ителә.

Чикләүләрне бетерү ачык һавада аттракционнарга һәм зоопаркларга да кагылды.

Чәршәмбе, 15 июль 2020, 15:24