Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Азатлык мәйданында Чаллы тарихына багышланган экскурсия оештырыла. Экскурсиягә 18: 00,18:30,19:00 сәгатьтә, алдан 8(8552 ) 71-39-81 номеры буенча язылырга мөмкин.

18:00 сәгатьтә Габдулла Тукай яр буе амфитеатрында ТАССРның 100 еллыгы, шәһәрнең 90 еллыгы уңаеннан «Яраткан шәһәр» дип исемләнгән концерт программасы була. Кунаклар алдында «Энергетик» мәдәният сарае коллективы артистлары чыгыш ясаячак.

18 июльдә 19:00 сәгатьтә чаллылыларны Азатлык мәйданы амфитеатрына фильмнар карарга чакыралар. Халыкка ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм кыска метражлы фильмнар күрсәтеләчәк.

19 июль көнне 17:00 сәгатьтә Шишкин бульварында балалар өчен спорт күнегүләре оештырыла. Алинә Хәйруллина оештырган "Бию джемы"на чаллылыларны 18:00-21:00 сәгатьләрдә Азатлык мәйданында көтәләр. 19:00 сәгатьтә Җиңү паркында «Эврика» мәдәни үзәгеннән «Эссе җәй» концерт-күңел ачу программасы башланачак.

Җомга, 17 июль 2020, 13:19