Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллы эшмәкәрләре һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен субсидияләрдән файдалана алалар. Федераль ярдәмнең яңа дәрәҗәсе турында Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева сөйләде. Субсидияләрдән шәһәрдә 1 328 шәхси эшмәкәр һәм 416 юридик зат файдалана ала. «Бу субсидия яңа коронавирус инфекциясен профилактикалауга киткән чыгымнарны компенсацияләячәк. Гаризаны 15 июльдән 15 августка кадәр тапшырырга мөмкин. Субсидия бушлай һәм бер тапкыр бирелә», - дип билгеләп үтте ул.

Субсидиягә кунакчыллык, көнкүреш хезмәтләре, җәмәгать туклануы, спорт һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә үз бизнесларын алып баручы эшмәкәрләр исәп тота ала. Сумма түбәндәгечә исәпләнәчәк: 15 мең сум – башлангыч чыгымнар, 2020 елның маена хезмәткәрләр саныннан чыгып, һәр хезмәткәргә  6 500 сум.

"Субсидияләр предприятиеләр үз хезмәткәрләренә саклану чараларын, температураны үлчәү өчен җиһазлар сатып ала һәм үз предприятиеләрендә дистанцияне оештыра алсын өчен кирәк. Биредә эшмәкәр өчен эшчәнлекнең төп төре исәпкә алыначак", - диде Гүзәл Гыйләҗева һәм һәр эшмәкәр үзен салым инспекциясенең рәсми сайтында тикшерә ала, дип өстәде.

Бүгенге көндә Яр Чаллыдан 15 гариза бирелгән.

Пәнҗешәмбе, 16 июль 2020, 14:21