Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу елның алты аенда шәһәр юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 26 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Авария нәтиҗәсендә 26 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Әлеге саннарны Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында җиткерде. Билгеләп үтик, 2019 елның шул ук чорында 39 авария теркәлгән, анда 43 балигъ булмаган бала зыян күргән.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин билгеләп үткәнчә, мәктәп укучылары катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең барлык очраклары да хокук бозуларны профилактикалау буенча штаб утырышларында тикшерелә: «Һәр факт буенча бездә ЮХИДИ белән хезмәттәшлек бара. Бала юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан булса, без мәгълүмат алабыз. Бу мәгълүмат мәгариф учреждениесенә бара, тәрбия эшләре буенча урынбасары, сыйныф җитәкчесе тарафыннан эшкәртелә, алга таба мондый хәлләрне булдырмау буенча өстәмә инструктажлар һәм мәгълүмати очрашулар үткәрелә», – дип билгеләп үтте ул.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балаларның ата-аналарын штрафка тартырга тәкъдим итте. Әйтик, алты ай эчендә Чаллы ата-аналарына карата балаларны тиешенчә тәрбияләмәгән өчен 20 беркетмә төзелгән.

2020 елның беренче яртыеллыгында Яр Чаллыда 209 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак булган һәм 246сы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Пәнҗешәмбе, 16 июль 2020, 15:20