Алгарышлы социаль икътисадый үсеш территориясе резидентлары эшчәнлеге турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев сөйләде. Иң эре резидентларның берсе – Haier компаниясе. Бүген шәһәр территориясендә суыткычлар, кер юу машиналары һәм телевизорлар җитештерә торган дөнья компаниясенең өч заводы эшли. "Бүгенге көндә Haier компанияләре төркеменең көнкүреш техникасын чыгару буенча гомуми күләме миллион берәмлектән артып китте. Әлбәттә, суыткычлар җитештерү зур өлешне алып тора – бу 850 мең данә", - диде Илдар Тимергалиев. Моннан тыш, 120 мең кер юу машинасы һәм 126 мең телевизор чыгарылган.
Яр Чаллыда ТОСЭР резидентлары тарафыннан 15,9 млрд сум инвестиция кертелгән. 5 800 яңа эш урыны булдырылган. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә якынча 4 млрд сум салым күчерелгән. Барлык дәрәҗәдәге бюджет һәм бюджеттан тыш фондлар хисабына – 2 млрд сум преференция алынды. Җирле бюджетка физик затлар кеременә салым буенча 160 млн сум кергән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 16 июль 2020, 15:42