Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Коронавируска карамастан, ябылучы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр саны артмый. Бу хакта икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева сөйләде. Әйтик, май аенда исәптән төшүче юридик затлар 15%ка кимрәк, июнь аенда – 37% (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда). "Бездә федераль һәм республика дәрәҗәләрендә күрсәтелә торган чаралар ярдәм итә һәм предприятиеләр ябылмый", – дип билгеләп үтте ул. Моннан тыш, май аенда шәхси эшмәкәрләрнең ябуы буенча 38% кимү күзәтелә. Июнь аенда ул 31%.

Җомга, 17 июль 2020, 08:21