Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Соңгы ике тәүлек эчендә мошенниклар чаллылыларны бер миллион сумга алдаган. Шундый тозакка эләгүчеләр арасында 53 яшьлек Чаллы хатын-кызы да була. Аңа шалтыраткан җинаятьчеләр үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныта. Аферистлар хатын-кыз счетларына «хакер һөҗүме» турында хәбәр итә, шуңа күрә барлык акчаларны алып, аларны «куркынычсыз» депозитка салырга үгетлиләр. Ышанучан хатын-кыз аларның счетларына 600 мең сумнан артык акча күчергән.

Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-ат та мошенниклык корбаны була. Ул үз счетында булган 100 мең сумнан артык акчадан колак кага. Ир-ат, шалтыратучы хатын-кыз таләбе буенча, вируска каршы һәм хакерларга каршы мобиль кушымта урнаштырган, аның ярдәмендә мошенниклар тарафыннан финанс операциясе үткәрелгән.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан чаллылыларның банк счетларыннан 347 урлау очрагы теркәлгән. Бу – чаллылылар җинаятьчеләргә банк реквизитлары һәм шәхси кодларын хәбәр итү нәтиҗәсендә килеп чыккан мошенниклык очраклары. Тагын 490 очрак – кешеләр аферистларга зур күләмдә акча күчерү нәтиҗәсендә теркәлгән.
Полицейскийлар чаллылыларны уяу булырга һәм шәхси мәгълүматларны яки карта номерларын беркемгә дә хәбәр итмәскә чакыра. Шикле шалтыратулар килгәндә хокук саклау органнары хезмәткәрләре шунда ук сөйләшүне өзәргә киңәш итә.

Җомга, 17 июль 2020, 08:55