Аның сүзләренә караганда, 138 кеше медицина күзәтүе астында, шуларның
105е – элемтә нәтиҗәсендә инфекция йоктырган. Күзәтү срогы тәмамлануга һәм авыруның билгеләре
булмауга бәйле рәвештә 6 237 кеше күзәтүдән төшерелгән.
"Бүгенге көндә булган билгеле бер тотрыклылык саннарда, күрсәткечләрдә чагыла, авырулар, сәламәтләнүчеләр саны өлешендә әлегә беркемгә дә тынычланырга сәбәп бирми. Бүгенге көндә булган чикләүләрнең барысы да үтәлергә тиеш", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – "Кайбер төбәкләрдә вәзгыять шактый катлаулы булуын күрәбез. Каядыр авыру зур темпларда тарала, кайдадыр тотрыклылык күзәтелә. Болар барысы да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте куйган таләпләрнең каядыр тулысынча үтәлмәвеннән тора. Шуңа күрә бу теманы игътибар белән күзәтеп кенә калмыйча, бу процесста актив катнашабыз. Бу безнең гражданнар күпләп була торган урыннарны контрольдә тотуга да кагыла – бу безнең сәүдә объектлары, җәмәгать туклануы объектлары. Әлегә берни дә үтмәде. Бүген барысы да әйбәт, дип әйтү өчен берни сәбәп юк".
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 20 июль 2020, 09:35