Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан президенты матбугат хезмәте бүген брифинг үткәрде, анда республика халкының торак шартларын яхшырту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, ТРның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов,
"Татарстан Республикасы президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Марат Зарипов катнашты.
Дамир Фәттахов үз чыгышында торак шартларын яхшыртуда республика яшьләренә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында сөйләде. «Узган шимбәдә республикабыз президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов моңарчы күрелмәгән карар турында игълан итте, аның нигезендә хәзер социаль ипотека программасы буенча фатирны бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләр генә түгел, ә Татарстанның башка яшь гаиләләре дә ала алачак. Бу бик мөһим, чын-чынлап көтеп алынган карар. Без аны 2018 елда ук эшли башладык, яшьләр белән очрашуларда, яшь гаиләләр белән аралашканда, торак шартларын яхшырту буенча сораулар ишеттек. Бу яшь гаиләләрнең принципиаль теләкләреннән берсе, дәүләттән иң көтеп алынган ярдәм чарасы булды. Без республика төзелеш министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды партнерларына мөрәҗәгать иттек. Төрле механизмнар эшли, икътисадый исәп-хисап ясый башладык.  Министрлар кабинеты каравына социаль ипотека программасында аерым "Яшь гаилә" категориясе барлыкка килгән механизм керттек, ул бюджет эшчеләре белән генә чикләнми һәм 35 яшьтән өлкән булмаган һәр яшь гаиләгә программада катнашу мөмкинлеге бирә", - диде ул. Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, бөтен республика буенча 6 меңгә якын яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Программаның операторы – Дәүләт торак фонды.

Социаль ипотека программасы буенча торак сайлап алу мөмкинлеге булсын өчен, яшь гаилә беренчел взнос кертергә тиешле сумма һәрвакыт фатир норматив бәясенең 10%ын тәшкил итә иде, әмма быел, яңа программаны исәпкә алып, беренче сентябрьгә кадәр яшь гаиләгә булачак фатир бәясенең 5%ын гына беренчел взнос сыйфатында кертергә кирәк булачак. Яшь гаиләләр фатирны 28,5 елга сатып ала алачак. 2 кешедән торган гаиләгә норматив – 42 квадрат метр, 3 һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләгә – 18әр квадрат метр. Программа тулы булмаган гаиләләргә дә кагыла.
Марат Зарипов ассызыклаганча, Дәүләт торак фонды инде 25 ел эшли. Бу вакыт эчендә социаль ипотека программасы буенча 10 млн квадрат метрдан артык торак төзелгән һәм гамәлгә ашырылган. 170 меңнән артык гаилә торак белән тәэмин ителгән.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты нигезендә, Татарстан Республикасында 2024 елга торак тапшыру күләмен 3 648,0 мең кв метрга кадәр арттыру каралган.

Сишәмбе, 21 июль 2020, 11:50