Яр Чаллыда IV чакырылыш Шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлардан
документлар кабул итү тәмамланды. Бу хакта бүген шәһәр Үзәк районының
территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов хәбәр итте.
"13 сентябрьдә Татарстан Республикасы президентын, шулай ук Шәһәр
Советына депутатлар сайлау булачак. Шәһәр Советына сайлаулар катнаш
система буенча узачак, ягъни бер мандатлылар һәм
партияләр катнашачак. Шәһәрнең вәкиллекле органында 45 урыны бар,
аларның 22се – бер мандатлы округлардан, 23е - партияләрдән», - диде ул.
Комсомол районы буенча аның сүзләреннән – 29, Үзәк район буенча – 40, Автозавод районы буенча 36 кандидат тәкъдим ителде. "Кандидатлар әле теркәлү үтәчәк. Ничә кеше теркәлсә, сайлауларда шул кадәр кеше катнашачак. Мин әйтеп киткән мәгълүматлар – Шәһәр Советы депутатлары булырга теләк белдерүчеләр. 10 көн дәвамында без тәкъдим ителгән документларны карап тикшерәчәкбез һәм аларны теркәү яки теркәүдән баш тарту турында карар кабул итәчәкбез", - дип шәрехләде Азат Фәсхетдинов.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 21 июль 2020, 17:00