26 июльдә 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында «Хәрби-диңгез
флоты көненә» багышланган тантаналы чара узачак.
Бу көнне илнең диңгез чикләре сагында торучылар, диңгезчеләрнең гаилә
әгъзалары, флот учреждениеләре хезмәткәрләре, диңгезчеләр – Бөек Ватан
сугышы һәм Кораллы Көчләре ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен
билгеләп үтәләр.
Чара программасында: мәртәбәле кунакларның чыгышлары, "мәңгелек ут"ка чәчәкләр салу планлаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 22 июль 2020, 13:14