Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Катлаулы эпидемиологик хәл барлык цифрлы инструментларның ни дәрәҗәдә кирәклеген бәяләргә мөмкинлек бирде. Хәтта оффлайн режимында хезмәт күрсәтүче компанияләр дә үз эшләрен гамәлдәге чынбарлык шартларына яраклаштырырга тырыштылар. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында яңа сервислар эшләнде һәм эшләтеп җибәрелде. Алдынгы ИТ-карарлар авторларын, шул исәптән социаль дистанция шартларында эшчәнлекне тәэмин итү белән бәйле рәвештә, виртуаль режимда узачак Бизнес-инкубаторга сайлап алу көтә.

Онлайн-формат пандемия белән бәйле рәвештә кертелде һәм июнь аенда узган сайлап алуда уңышлы гына үткәрелде. ZOOM платформасында катнашучылар үз проектларын тәкъдир иттеләр, индустрия профессионалларыннан киңәшләр ишеттеләр, тәҗрибә тупладылар. Ике көнлек эш нәтиҗәләре буенча экспертлар ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резиденты кем була алачагын билгеләделәр.
Килешү төзегәннән соң командаларга түбәндәгеләр тәкъдим ителә: openspace Бизнес-инкубаторында кирәкле инфраструктуралы өч эш урынына уңайлы офис; бухгалтерлык һәм юридик хезмәтләр; питч-сессияләрдә катнашу һәм әйдәп баручы экспертлардан консультацияләр алу; ИТ-парк тарафыннан үткәрелә торган белем бирү программаларында түләүсез катнашу; 300дән артык стартап белән эшләү тәҗрибәсе булган Бизнес-инкубатор трекерларының кураторлыгы; проектның тышкы базарга чыгуына ярдәм итү; инвесторлар, венчур фондлары һ.б.

Катнашу буенча заявканы https://itparkrt.ru/ тутырырга мөмкин.

Чәршәмбе, 22 июль 2020, 15:01