Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Катнаш типтагы 128 нче «Шаян» балалар бакчасы балаларны кабул итәргә әзер. «Евростиль» компаниясе мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешен тәмамлады. 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы "Демография" илкүләм проекты кысаларында төзелә. Бүген Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев яңа объектны карады.

«Балалар бакчасы балаларны кабул итәргә әзер. Билгеле бер документларны рәсмиләштерәсе калды. Биш-җиде көн эчендә алар рәсмиләштерелер дип уйлыйм. Инде 195 бала балалар бакчасына гариза биргән. Ата-аналар – әлеге йортларда яшәүчеләр, торак комплекс кына түгел, ә әлеге микрорайонда балалар бакчасы булачагына шатланганнар иде», - диде Наил Мәһдиев.

Балалар бакчасында 12 төркем барлыкка килде, шуларның 6сы ясле яшендәгеләр төркеме, арадан берсе 1,5 яшьтән узган балалар өчен. Моннан тыш, логопед төркеме дә бар.

Балалар куркынычсызлыгы өчен мәктәпкәчә учреждение төркемнәрендә һәм урамда 33 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.

Балалар бакчасында уен һәм укыту элементлары бар.

Моннан тыш, биредә музыка залы, спорт залы, азык-төлек блогы, кер юу блогы, медицина блогы, тар белгечләр кабинетлары каралган.

Яңа балалар бакчасының баш пешекчесе 27 яшьлек Рәзилә Маликова булды.

Урамда төрле яшьтәге балалар өчен 12 уен һәм волейбол-баскетбол мәйданчыгы урнашкан.

Чәршәмбе, 22 июль 2020, 15:43