Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Һәр елны язын һәм көзен, гадәттә, «SOTKA: 100 көнлек воркаут» түләүсез белем бирү-тренировкалау программасы старт ала. Соңгы берничә елда бу программада дөньяның 72 илендә 1418 шәһәреннән 0,5 миллионнан артык кеше катнашкан. Әмма, массакүләм стартлар бүтән булмаячак. Кушымтаны яки интернет-сайттагы программаны үзенә яздырып алганнан башлап, һәр катнашучының «сотка»га кушылуы, аны кайсы вакытта башлавы индивидуаль.

Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән бәйле рәвештә гражданнарның үзизоляцияләү, урам тренировка мәйданчыкларын ябу кертелде. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы профилактика чараларының берсе буларак, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм физик культура белән шөгыльләнергә киңәш итә. Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Сәламәтлек режимын үтәргә кирәк, шул исәптән тулы күләмдә йокы, аксым, витаминнар һәм минераль матдәләр белән бай азык-төлек продуктларын куллану, физик активлыкны да кертеп. Көн саен физик культура белән шөгыльләнү организмның физик һәм психологик тигезлеген саклап калырга мөмкинлек бирә. Гражданнарның сәламәтлеген ныгыту, иммунитетны арттыру коралларының берсе – SOTKA.

SOTKA: 100 көнлек воркаут – ул үз тренировкаларын башлап кына җибәрүчеләр яки озак тәнәфестән соң физик күнегүләргә кайтучылар өчен программа. Программаның төп максаты – теләсә кайсы физик әзерлек дәрәҗәсендә булучыларны укыту һәм тренировкалау. Мәгълүмат биология, химия һәм физика буенча мәктәп дәреслекләреннән башлап, чит ил фәнни журналларында иң яңа басмаларга кадәр 1000нән артык чыганактан җыелган.
Программа нәкъ 100 көнгә исәпләнгән, алар дәвамында катнашучы көн саен кечкенә генә файдалы мәгълүмат блогын (видео + текст) алачак һәм база күнегүләреннән тренировка комплексларын башкарачак. Программаның үзенчәлеге булып, җенесенә, яшенә, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, һәр кеше аның белән шөгыльләнә ала.
Программаның рәсми сайты: http://workout.su/100IN

Белешмәләр өчен Телефон: 8 905 528 1515 (Антон Кучумов)

Чәршәмбе, 22 июль 2020, 16:23