Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы җәмәгать урыннарында электрон тәмәке эшләнмәләрен һәм кальяннарны куллануны чикли торган никотинлы продукция куллануны һәм әйләнешен җайга салучы законны ахыргы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина шул хакта болай дип аңлатма бирде: «Бүген без сәүдә челтәрләрендә иркен сатылган никотинлы сагыз, леденец, конфетларны тыю турында бик мөһим законны хупладык. Алардан, кызганычка каршы, безнең балалар агуланган. Закон кабул ителгәннән соң сәүдә челтәрләрендә ГОСТ буенча җитештерелгән тәмәкене генә һәм бары тик ябык витриналарда гына, сатарга ярый, әлбәттә, балигъ булмаганнарга аны сату тыела. Шунысы мөһим: кальян, вейплар кебек теләсә нинди тәмәке тартуга тиңләштерелә һәм җәмәгать урыннарында тыела. Закон проектына төзәтмәләр авыр барды, ярты ел буенча фикер алышынды. Аларны эшләүдә сәламәтлек саклау өлкәсе, хокук саклау органнары экспертлары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары катнашты. Минем фикеремчә, бу милләтне милли максатларга туры китереп саклауга юнәлдерелгән бик мөһим закон – ул безнең балаларыбызның сәламәтлеген сакларга һәм аларны сәламәт яшәү рәвешенә тарттырырга тиеш».

"Без бу проблеманы округта хокук саклау органнары, балалар һәм яшьләр белән эшләү структуралары вәкилләре белән бергә тикшердек һәм закон проектына төзәтмәләрнең мөмкин булган формулировкаларын эшләдек. Закон кабул ителү белән, үсеп килүче буынның сәламәтлегенә куркыныч янауга нокта куярбыз дип уйлыйм", - дип өстәде Әлфия Когогина.

Закон нигезендә, никотинлы продукцияне һәм аның әйләнешен шулай ук кальяннарны куллану тәмәкегә каршы законнар белән җайга салыначак («гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирә тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында»). Электрон тәмәке, вейплар һәм кальяннарга аларны куллану белән бәйле чикләүләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган.
Документ нигезендә насвай һәм снюсны күпләп һәм ваклап саткан өчен административ штрафларны шактый арттырырга тәкъдим ителә:

- гражданнар өчен-15 меңнән 20 мең сумга кадәр (гамәлдәге законнар буенча ул 2-4 мең сум);

- вазыйфаи затлар өчен 30 меңнән 50 мең сумга кадәр (әлегә ул 7-12 мең сум тәшкил итә);

- юридик затлар өчен 100 меңнән 150 мең сумга кадәр (40-60 мең сум).

Балигъ булмаганнарга саткан өчен:

- гражданнар өчен 20 меңнән алып 40 мең сумга кадәр (3-5 мең сум);

- вазыйфаи затлар өчен 40 меңнән 70 мең сумга кадәр (30-50 мең сум);

- юридик затлар өчен 150 меңнән 300 мең сумга кадәр (100-150 мең сум).

Пәнҗешәмбе, 23 июль 2020, 08:39