Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2 августта 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узачак.
Чара программасында: мактаулы кунакларның чыгышлары, "мәңгелек ут"ка чәчәкләр салу каралган.
1930 елның 2 августында тарихта беренче тапкыр Мәскәү хәрби округы хәрби-һава көчләренең тәҗрибә-күрсәтү укуларында Воронеж районында парашют десанты кулланыла. Быел Һава-десант гаскәрләре үзләренең 90 еллыгын билгеләп үтә.
Һава-десант гаскәрләре көнендә һөнәри бәйрәм уңаеннан күңел ачу гына түгел, ә Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларны, шулай ук армия элитасының чираттагы бәйрәменә кадәр яшәмәүчеләрне искә алу көне буларак кабул ителгән.

Пәнҗешәмбе, 30 июль 2020, 08:07