Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эшләр тизләтелгән темпта бару һәм Яр Чаллы җылылык челтәре белгечләренең өстәмә эшләве нәтиҗәсендә, кайбер объектларда торбаларны опрессовкалаудан соң кайнар су вакытыннан алда бирелде.

Беренчеләрдән булып кайнар су 5 нче шәһәр хастаханәсендә кушылды, ул ОРВИ белән авыручы һәм расланган яңа коронавирус инфекциясе диагнозы куелган пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен  вакытлыча йогышлы авырулар госпитале дип үзгәртелде.

1 нче комплексның биш торак йортында кайнар су бирү яңартылган (дүрт йорт вакытлыча кайнар сусыз кала). Шулай ук кайнар суны билгеләнгән вакыттан алда 2 нче комплекстагы 14 йортка тапшырганнар ( бер йорт кала). Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең яңа өлешендә опрессовканың 3 этабы 21 нче июльдә старт алды. Торбаларны опрессовкалау 3 августта төгәлләнергә тиеш.

Пәнҗешәмбе, 23 июль 2020, 17:14