Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалау турындагы законнарны өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип билгеләп үтте: "Исегезгә төшерәм, хәзерге вакытта Владимир Путин тәкъдиме буенча дәүләт контроле (күзәтчелеге) системасын үзгәртеп кору эше бара. Элегрәк президент бизнесны кирәкмәгән таләпләрдән һәм 2021 елга артык контрольдән азат итәргә тәкъдим иткән иде. Хөкүмәттә бу эшне «регулятор гильотина» дип атадылар. Барысы да җентекләп анализланды, процессның барлык яклары белән фикер алышты, кирәкмәгән җире алып атылды, кайбер урыннары ныклап эшләнеп бетте, бүгенге көнгә туры яраклаштырылды һәм безнең икътисадка һәм хәвеф-хәтәр дәрәҗәсенә туры килә торган үзгәрешләр кертелде. Глобаль эш башкарылды һәм алда әле күп эшләр башкарасы калды. 77 федераль закон үз көчен югалткан дип танырга һәм 82сенә үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Шулай ук күп кенә закон актларын кабул итәргә кирәк".

«Без таләпләр санын киметеп кенә калмыйбыз, аларны структуралаштырабыз да. Барысын да аңлаешлы тел белән язу мөһим, яңа гына эшли башлаган эшмәкәр дә барлык кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген аңлый алырлык итеп», – дип өстәде парламентарий.

«Россия Федерациясендә мәҗбүри таләпләр турында» һәм «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» законнар РФ Хөкүмәте тарафыннан инициатива белән чыкты.

Яңа таләпләр кертү буенча алдан күзалланырлык гамәлләр бик мөһим. Бу карарларны хәзер елга ике тапкыр – 1 март һәм 1 октябрьдә кабул итәргә мөмкин булачак. Шул ук вакытта яңа таләпләрне рәсми басылып чыккан көннән соң өч ай элек кертергә ярамый. Шулай ук контроль-күзәтчелек ведомстволарына башкарылган эш турында докладны халык алдында тикшерү өчен бирү таләбе язылган.

Җомга, 24 июль 2020, 08:52